Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә 6 яшьлек бала кайнар су белән пешкән

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 1002 чакыру килгән.

Шуларның 636сы – шәһәрдән, 366сы районнан булган. 524 кешене гос­питализацияләгәннәр: 374е – шәһәрдән, 150се – районнан.

Октябрьскийның Беренче Май урамында, күлмәгенә ут кабу нәтиҗәсендә, тәненең 20 проценты пешкән 90 яшьлек бабайга ашыгыч медицина ярдәме таләп ителгән. Аны хастаханәгә китергәннәр.

Осиновоның Гайсин урамында кайнар су белән тәне пешкән 6 яшьлек балага ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Зыян күрүче хирургия бүлегенә китерелгән.

Татарстан урамында билгесез кешеләр кыйнаудан баш мие җәрәхәтләнгән 31 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыру булган. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев