Яшел Үзәннең «Орфей» халык хореография студиясе Горький исемендәге мәдәни үзәк сәхнәсендә 25 еллык юбилеен билгеләп үтте
Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. 25 ел дәвамында ничәмә ничә буынга бию сәнгатенә мәхәббәт уяткан, күңелле, искиткеч балачак, яшүсмер елларын, онытылмас сәяхәтләр бүләк иткән коллективын котларга килүчеләр бихисап иде.
ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков, Россия һәм Татарстанның театр, җәмәгать эшлеклесе, «Созвездие-Йолдызлык» фестивален оештыручы Дмитрий Туманов юбилей белән тәбрикләп, соклану һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Бу балалар киләчәктә югалып калмаячак һәм аларга бернинди тузан да кунмас. Чөнки, бу – зур педагогик хезмәт нәтиҗәсе. «Орфей» – республиканың иң талантлы, күпләргә үрнәк итеп куярлык бию коллективы. Киләчәктә дә укучыларыгыз артып торсын, яңа иҗади уңышлар телим, – диде Дмитрий Туманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев