Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәннең Музыкаль театрында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт узды

Бәйрәм алдыннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белән шәһәребез мэры Михаил Афанасьев алдынгы хезмәткәрләрне һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләде.

Рәзилә Хәйретдинова ФОТОРЕПОРТАЖы.

Чарага төрле өлкәләрдән бик күп гүзәл затлар чакырылган иде: медицина, мәгариф, көч структуралары, авыл хуҗалыгы, волонтерлар һәм башкалар. Аларга лаеклы бүләкләр тапшырылды.

Биредә шулай ук 28 ел дәвамында республикабызда үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» конкурсы катнашучыларын билгеләп үттеләр һәм җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары белән Мактау грамоталары тапшырдылар.

- Районыбызның хатын-кызлары гаҗәеп уникаль, хезмәт сөючән, матурлар – укытучылар, табиблар, авыл хезмәтчәннәре, җәмәгать эшлеклеләре, өй хуҗабикәләре, эшмәкәрләр, җитәкчеләр – бүген сез тормышның барлык өлкәләрендә дә хезмәт куясыз һәм районыбызны үстерүгә зур өлеш кертәсез, – дип белдерде Михаил Афанасьев.

Районыбызның «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» бәйгесе җиңүчеләре:

  • Әхмәтханова Римма Әюп кызы, «Өченче яшь героинясы» номинациясе.
  • Бариева Фирая Вәгыйз кызы, «Ел үрнәге – хатын-кыз» номинациясе.
  • Булатова Лилия Илфат кызы, «Эшмәкәр хатын-кыз» номинациясе.
  • Данилова Резедә Йосып кызы, «Мәдәният һәм рухилык – хатын-кыз» номинациясе.
  • Калистратова Веста Владимир кызы, «Лидер хатын-кыз» номинациясе.
  • Мифтахова Эльвира Гөмәр кызы, «Ана – хатын-кыз» номинациясе.
  • Фатыхова Ильмира Дамир кызы, «Галим – хатын-кыз» номинациясе.
  • Ульданова-Баязитова Светлана Әсләх кызы, «Татарстан хатын-кызлары» җирле бүлеге кураторы.
  • Гобәйдуллин Рамил Ринат улы, «Лидер ир-егет» номинациясе.

Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев