Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәннең Мәдәни үсеш үзәгендә «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» республика бәйгесе узды

Талантлы гаиләләр – илнең күрке!

ФОТОРЕПОРТАЖ

Бүген Яшел Үзәннең Мәдәни үсеш үзәгендә «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» республика конкурсы гөрләп узды. Бу проект — үз тамырларын белүче, гаилә традицияләрен күз карасы кебек саклаучы һәм үз нәселе белән горурланучы иң талантлы гаиләләрне берләштерә.

Зур җиңүне Яшел Үзән шәһәреннән Гыйбадуллиннар гаиләсе яулады! Аларны бу югары уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!

Гыйбадуллиннар — буыннар бәйләнешенә җанлы үрнәк. Гаиләнең иң олы вәкиле — 88 яшьлек ак әби, ә иң кечкенәсенә — 7 яшь. Сәхнәдә алар бердәм булып халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен искә төшерделәр, нәсел тарихын барладылар һәм милли рухны тамашачыга җиткерделәр.

Нәсел агачы тирән тамырлы булганда гына гаилә нык була.



Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев