Яшел Үзәннең Лиственная урамында яшәүче ир-ат олы яшьтәге әнисен кыйнап үтергән
Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 28 җинаять теркәлгән.
Шуларның 20се – шәһәрдә, 8е районда булган. 12 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 14 урлау, 10 мошенниклык булган.
Әйшә авылында беркайда да эшләмәүче 55 яшьлек ир яшәгән урында, күкрәгендәге пычак җәрәхәтеннән, беркайда да эшләмәгән 45 яшьлек ир үлгән. Ызгышның спиртлы эчемлек кулланганда шешәдәшләр арасында көнләшүдән чыкканлыгы ачыкланган. Моның буенча фатир хуҗасын тоткарлаганнар. Бу урында үлүченең өйдәше – 41 яшьлек хатын-кыз да булган.
19 октябрьдә Лиственная урамыннан кабыргалары сынып, эчке органнарына зыян килүдән гемоторакс булган 84 яшьлек хатын-кызны район үзәк дәваханәсенә китергәннәр. Зыян күрүче алган җәрәхәтләреннән айный алмаган һәм 4 ноябрьдә үлгән. Аны беркайда да эшләмәүче 56 яшьлек улы кыйнаган булган.
Королев урамындагы кибеттән 11331 сумлык товар урланган. Моны беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 26 яшьлек ир кылганлыгы ачыкланган.
Яшел Үзәндә яшәүче 79 яшьлек хатын-кызны, билгесез зат кыйммәтле кәгазьләргә һәм акцияләргә инвестицияләр кертеп, өстәмә акча эшләү тәкъдиме белән алдаган һәм аның 732500 сум акчасын урлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев