Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең Ленин урамында янгын

Бүген иртән Ленин урамындагы 43нче йортның өченче катындагы фатирларның берсендә янгын чыккан.

Күршеләр төтенне күреп ала һәм янгын сүндерүчеләр килгәнче утны сүндерә. Бүлмә почмагында урындык һәм әйберләр янган. Йорт хуҗалары өйдә булмаган. Янгынның мәйданы 2 кв. метр тәшкил итә. Әмма бөтен фатирны ачы төтен каплый. Моннан тыш, күршеләр дә зыян күргән. Янган кресло янында җылыту торбасы (стояк) үтә, янып түбәнге фатирларны су баса. 

ЗМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге инспекторларының беренчел мәгълүматлары буенча, янгынның сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу булырга мөмкин.


Кабат-кабат гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Яшел Үзәнлеләргә үткәргечләрне тикшерергә, йортларда һәм фатирларда электр приборларын сүндерергә, төзек булмаган җайланмалардан файдаланмаска кирәклеген искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев