Яшел Үзәннең Карамалы Тау бистәсендә ир-ат мәете табылган
Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 25 җинаять теркәлгән.
Шуларның 19ы – шәһәрдә, 6сы районда булган. 5 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 үтерү, 1 һөҗүм итү, 9 урлау, 8 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 5 очрак теркәлгән.
112 хезмәтенә Карамалы Тау бистәсендә яшәгән 62 яшьлек ир мәете табылу турында хәбәр килгән. Тикшерүләр нәтиҗәсендә, аның буып үтерелгәнлеге ачыкланган. Әлеге җинаять буенча шик астына алынучылар тоткарланган.
Төзүчеләр проспектындагы кибетләр челтәрендә билгесез зат, пычак белән янап, кибет директорының кулын тешләп, товар урлап алып чыккан. Моны Яшел Үзәндә яшәүче 48 яшьлек хатын-кыз кылганлыгы ачыкланган.
Билгесез зат, 39 яшьлек Мулла Илендә яшәүченең үлгән иренең банк картасыннан, 570 мең сум акча урлаган.
65 яшьлек яшел үзәнленең банк картасыннан танышы 67177 сум акчасын урлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев