Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәннең Җиңүгә керткән өлеше мәңгелек

2025 елда шәһәрдә яңа бүләк — «Зеленодольск — хезмәт батырлыгы шәһәре» медале булдырылган иде. Бу аның Бөек Җиңүгә керткән батырлыгын рәсми тану булды.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Бу мактаулы исемне шәһәр 2025 елның 15 гыйнварыннан йөртә. Әлеге дәрәҗә – сугышның катлаулы чорында шәһәр халкының фидакарь хезмәтенә бәя. Алар 1941–1945 елларда территориядә урнашкан сәнәгать предприятиеләрендә хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин итеп, массакүләм хезмәт батырлыгы күрсәтә.

Фронтның төп батыры: корабль төзү заводы

Сугыш елларында шәһәрнең 15 предприятиесеннән 12се оборона өчен эшлә­гән. Ләкин төп көч – А.М. Горький исемендәге Зеленодольск корабль төзү заводы. Монда сугыш кораблары, пулемётлар, снарядлар, авиабомба корпуслары, зенит кую җайланмалары җитештерелгән. Продукциянең төп «йолдызы» – бронялы катерлар (артиллерия кораллары белән).

Башка заводлар да читтә калмаган: Серго исемендәге завод артиллерия гильзалары чыгарган, 1943 елдан исә легендар Ил-2 штурмовикларының кораллары өчен снарядлар әзерләгән. Фанер заводы фронтка авиация фанерын җибәргән.

Фронтка – ике корабль

Зеленодольск хезмәтчәннәре кыска вакыт эчендә – 1942 елның июленнән сентябренә кадәр – оборона фондына 2 миллион сумнан артык акча җыйган. Бу акчага ике сугыш корабы төзелеп, флотка тапшырылган: «Татарстан хезмәтчәннәре» һәм «Сталинец». 1944 елның 3 июнендә «Кызыл Татарстан» газетасында бу корабларны краснофлотчыларга тапшыру турында мәкалә басылган.

Шәһәр-коткаручы: шәфкать һәм ярдәм

Зеленодольск производство үзәге генә түгел, ә мөһим гуманитар ярдәм үзәге дә булган. Васильево бистәсендә 1941 елның 11 сентябреннән 4088 номерлы эвакуация госпитале эшли башлаган. Гүзәл наратлыкта 18 корпуста меңләгән яралыларның гомере саклап калынган. Госпиталь 1946 елның гыйнварына кадәр эшләгән.

1941 елның 25 июненнән шәһәр эвакуацияләнгәннәрне кабул итү үзәкләренең берсе була. 1941 елның 20 ноябренә кадәр генә дә Зеленодольск СССРның 36 көнбатыш өлкәсеннән 20 меңнән артык кеше кабул иткән. Блокадалы Ленинградтан килгән Филякиннар гаиләсе Зеленодольскида яшәргә урын гына түгел, ә югалган унбер яшьлек улларын гаҗәеп рәвештә табып алган.

Балаларның өлеше

Сугыш аларны балачактан мәхрүм иткән. 12–14 яшьлек малайлар һәм кызлар станокларга басып, башкалар белән янәшә эшли. Алар снарядларны өлкәннәрдән ким булмаган темпта ясап чыгара. Бер үк вакытта алар госпитальләрдә яралы сугышчыларга ярдәм итә, төнге дежурлыкта тора, фронт өчен җылы әйберләр бәйли, театр коллективлары белән чыгыш ясап, сугышчыларның рухын күтәрә. Күпләр заводта эшләгәне өчен «Тылдагы фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

Саннар һәм язмышлар

Фронтка Зеленодольск районыннан 35 000 тирәсе кеше киткән. Һәлак булганнар саны 11 меңнән артык билгеләнә. «Һәр өченчесе әйләнеп кайтмаган» – бу фраза районның рәсми тарихында фаҗиганең төп үзенчәлеге булып тора.

Туган як каһарманнары

Мәгълүматлар буенча, фронтка киткәннәр арасында Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары булган 17 кеше исәпләнә.

Бүген без горурлык һәм кайгы белән искә алабыз: Җиңүнең бәясе бик югары.

Батырларның исеме мәңгелек

Шәһәрдә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткән геройлар исемен йөрткән урамнар да бар. Әйтик, партизан Иван Заикин, Советлар Союзы Геройлары Хәким Хәсәнов, Иван Засорин, Иван Норкин, Николай Катин һәм Вәли Хаҗиев урамнары.

  • Мәктәпләр дә геройлар исемен йөртә: 7нче мәктәп — Вәли Хаҗиев, 15нче мәктәп — Николай Алтынов, 17нче мәктәп Николай Катин исемендә.
  • Парк та бар: Николай Алтынов хөрмәтенә аталган паркта аның танкы һәйкәле куелган. Контр-адмирал Дмитрий Рогачёв исеме белән дә урам һәм сквер аталган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев