Яшел Үзәннең «Импульс» бию коллективы «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә 3 урын яулады
Яшел Үзән шәһәренең «Импульс» халык бию коллективын чираттагы зур уңышлары белән котлыйбыз!
XXVI ел рәттән узучы абруйлы «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә коллектив 3 урынга лаек булды. Бу — зур хезмәт, талантыгызны һәм тырышлыгыгызны тану дигән сүз!
Коллективның җитәкчесе Габдрахманова Лиана Ильдусовнаны һәм ансамбльдәге 100дән артык биюче кызны һәм егетне чын күңелдән тәбриклибез.
Сезгә алга таба да илһам, иҗади үсеш һәм яңадан-яңа биеклекләр яулавыгызны телибез! Сез — Яшел Үзәннең горурлыгы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев