Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәннең Чапаев урамында яшәүче ир-ат, көнләшеп, өйдәшенең күкрәгенә пычак кадаган

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 28 җинаять теркәлгән.

Шуларның 19ы – шәһәрдә, 9ы районда булган. 10 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 2 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 һөҗүм итү, 11 урлау, 10 мошенниклык булган.

Чапаев урамындагы йорт фатирында 39 яшьлек ир-ат, спиртлы эчемлек тәэсирендә, көнләшеп, өйдәше – 43 яшьлек хатын-кызның күкрәгенә пычак кадаган. Зыян күрүчене хастаханәгә алып киткәннәр.

Осиновода яшәүче 37 яшьлек ирнең, билгесез зат, инвестицияләү счетын ябу тәкъдиме белән 2000000 сум (кредит) акчасын урлаган.
Карамалы Тау бистәсендә билгесез зат, 65 яшьлек пенсионерның счетчигын алмаштыру һәм акчаларын куркынычсыз счетка күчерү тәкъдиме белән алдап, 4450000 сум акчасын (МХОда яраланган улының шәхси акчасы) урлаган.

10 февральдә билгесез зат К.Насыйри урамындагы 10нчы гимназиягә шалтыратып, кешеләр үлеме куркынычына китерүче гамәлләр кылынырга мөмкин булуы турында хәбәр иткән. Моның ялган булуы ачыкланган. Коткы таратучының эзенә төшми калмаслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев