Яшел Үзәннең «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» җирле бүлекчәсе активистлары «Кот и пес» приютында булды
***
"Приютка теләгән һәркем ярдәм итә ала. Битараф булмагыз! Чөнки тере зат белән була алган иң куркыныч нәрсә - ташланган булу», - дип уртаклашты Луиза Альбовна.
Яшьләр Зеленодольск шәһәре Советы депутаты Луиза Душенина җитәкчелегендә җыелган азык алып килде.
"Игелекле эшләр башкару авыр түгел, ә рәхмәтле күзләрнең шатлыгы - бәяләп бетергесез. Теләсә нинди ярдәм мөһим. Мондый приютларны тоту - бөтен яктан да катлаулы эш", - диде МГЕР җитәкчесе Никита Ермолаев.
Приют Әйшә авыл җирлегендә урнашкан. Бүгенге көндә биредә 500дән артык йортсыз эт һәм 60 мәче бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев