Яшел Үзәннең авария хезмәтләре Лисичанскида суүткәргечне торгызырга ярдәм итә
Шушы көннәрдә Татарстан Премьер-министры урынбасары Фәнил Әһлиуллин бригада эшчәнлеген тикшерү өчен эш урынында булды.
Татарстан белгечләре җирле коммуналь хезмәтләр белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Лисичанск су каналы вәкиле инженерлык челтәрләрен ремонтлауга бирелгән материаллар өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан белгечләренең һөнәри осталыгын югары бәяләде.
Ул ассызыклаганча, бу ярдәм Лисичанскида нормаль тормышны торгызу өчен бик мөһим, бигрәк тә шәһәрлеләрнең көндәлек тормышы өчен су белән тәэмин итүнең әһәмиятен исәпкә алып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев