Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең «Җәмигъ» мәчете «Колыбель» приютына кием-салым һәм аяк киемнәре тапшырды

Яшел Үзәндә «Колыбель» социаль йорты - авыр тормыш хәлендә калган йөкле хатын-кызлар һәм балалар белән әниләр өчен бушлай яши торган приют. Һәрберсенең аянычлы тарихы бар.

Приют баш өстендә түбәсез һәм яшәү өчен акчасыз калган балалары булган әниләргә һәм йөкле хатын-кызларга ярдәм итә. Монда алар яши ала, азык-төлек һәм беренчел кирәк-яраклар белән тәэмин итәләр, хатын-кызларга эш табарга, ә балаларны бакчага урнаштырырга булышалар.

Шулай ук приютта хатын-кызларга психологик һәм юридик ярдәм күрсәтәләр, документларны торгызырга, аларга тиешле пособиеләрне һәм түләүләрне рәсмиләштерергә, ана капиталын, торакны арендага алырга һәм туганнары белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итәләр. Барысы да ирекле волонтерлык нигезендә эшләнә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев