Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәннең 3нче гимназиясендә «Үз халкын данлаган татарлар» дип аталган XI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды

Конференциягә 371 эш кабул ителде, шуларның 163-е икенче этапка үтте, һәм 19 нчы февраль көнне конференциядә укучылар үзләренең проектларын якладылар.

Конференциядә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе төбәкләренең Пенза, Самара, Түбән Новгород, Әстерхан, Ульяновск өлкәләренең, Чуваш Республикасының, Удмуртия Республикасының, Мордовия Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр, укучылар һәм аларның укытучылары катнашты.

Конференциядә төрле номинацияләрдә проектлар тәкъдим ителде: укучыларның «Мин соклана торган кеше» очергы формасындагы иҗади эшләр, «Без бу якларда туып-үскәнбез» (танылган якташларга багышланган әдәби проектлар, «Сәясәт, фән (медицина, спорт, тарих) һәм сәнгать өлкәсендә үткән һәм хәзерге замандагы танылган татарларның казанышлары һәм ачышлары», «Идел буе халыкларының танылган вәкилләре». 

Алдагы конференцияләрдән аермалы буларак, быелгы конференциядә яңа секция эшләде. Бу «Идел буе әкиятләренең гаҗәеп дөньясы» секциясе, анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар Идел буе халыклары әкиятләреннән өзекләр тәкъдим иттеләр. Укучылар үзләренең иҗади һәм тикшеренү эшләрен ике телдә – рус һәм татар телләрендә тәкъдим иттеләр.

Һәр предмет секциясендә конференциядә җиңүчеләр, призерлар һәм катнашучылар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев