Яшел Үзәннең 23 нче «Алтын башак» балалар бакчасында көз бәйрәме гөрләде
Әйе, буген Көз бәйрәме! Яфракларны кур әле : Алтын төскә кергәннәр, Бар дөньяны кумгәннәр!
- Буген 23 нче "Алтын башак" балалар бакчасында көз бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәмнең төп кунагы - Алтын Көз килде. Балалар көз турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Биюләр, уеннар белән бәйрәмебез бик куңелле узды. Безнең балалар бакчасында бәйрәмнәр 2 телдә - рус һәм татар телләрендә уздырыла. Шуңа да куңел шатлана. Балалар безнең бакчабыздан мәктәпкә киткәндә, ике милләт телен дә камил өйрәнеп китәләр. Бу безнең өчен бик мөһим. Бәйрәмебез ахырында балалар әниләре белән бергә көз унышларыннан пешкән бәлешләр белән дә рәхәтләнеп сыйландылар, - дип сөйли 23 нче "Алтын башак" балалар бакчасы мөдире Рәзинә Гыйбадуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев