Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәннең 16нчы мәктәбендә Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов укулары үтте

Мәктәп укытучылары Әнвәр Хуҗиәхмәтовның педагогика буенча хезмәтләрен өйрәнеп фикер алышты.

Адәм баласында дөньяга дөрес караш формалаштыру – гаять катлаулы процесс. Кешедәге гүзәл сыйфатларны саклап калу өчен, яшь буында матурлыкны таный белү, табигатьне ярату һәм саклау, мәдәниятне, тарихны аңлый белү, халыкны, аның телен, традицияләрен, хезмәтне ярату, кешеләрнең, аларның тормыш шартларын яхшырту, яшәешне камилләштерү кебек сыйфатлар тәрбияләүдә мәгарифнең әһәмияте гаять зур, җәмгыятьнең кайсы юнәлештә үсүе укыту һәм тәрбиянең нәтиҗәлелегенә бәйле. Үз чиратында, бу үзгәрешләр мәгариф системасы алдына да зур таләпләр куя. Шулай итеп, мәгариф системасы илнең икътисадын, халыкның әхлагын, рухи көчен үстерүгә җирлек тудыра.

Хәзерге мәктәп киләчәктә мондый катлаулы бурычларны үтәргә әзерме соң? Алга таба ул ничек үсәр? Мәктәп системасы функцияләрендә үзгәрешләр булырмы? Белем һәм тәрбия бирү ни хәлдә? Сәләтле балалар белән эш ничек оештырыла? Сыйныф җитәкчесе нинди юнәлешләр буенча эшләргә тиеш? Проблемалы укыту ни дәрәҗәдә әһәмиятле?
Мәктәп укытучылары шушы һәм башка сорауларга җавап эзләде.

16нчы мәктәпнең ВК төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев