Яшел Үзәннең 15нче мәктәбендә Уильям Шекспир иҗатына багышланган республика лингвистик конкурсы үткәрелде
28 апрель көнне Н.Н. Алтынов исемендәге 15нче урта мәктәп базасында Уильям Шекспир иҗатына багышланган «Eternal language» – «Мәңгелек тел» V республика лингвистик конкурсы узды.
Әлеге бәйгедә Татарстан Республикасында муниципаль турның 308 җиңүчесе һәм призеры катнашты. Конкурс анда катнашучыларны ил икътисадының кадрлар резервы буларак яшьләрнең актив тормыш позициясен үстерү аша дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга актив җәлеп итү, шулай ук чит телле белем бирү сыйфатын, чит телләрне белү дәрәҗәсен күтәрү һәм укучыларның чит телдәге коммуникатив компетентлыгын үстерү өчен шартлар тудыру максатларында үткәрелә.
Конкурсны оештыручылар – мәктәпнең чит телләр укытучылары. Алар аны 2013 елдан бирле үткәрә, 2021 елдан бәйге республика статусына ия. Гадәттәгечә, республика укучылары төрле яшь категорияләрендә 6 номинациядә ярышты. Конкурс кысаларында укытучылар өчен "Чит телне укытуның актуаль мәсьәләләре: проблемалар, перспективалар, үсеш" темасына багышланган республика семинары үткәрелде. Анда Татарстанның төрле районнарыннан 69 укытучы үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Конкурсның кураторлары – КФУның ИФМК фәнни хезмәткәрләре һәм республиканың педагогик җәмәгатьчелеге уздырылган масштаблы чарага югары бәя бирде. Барлык катнашучыларга дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев