Яшел Үзәннең 11нче мәктәп укучылары Республика бәйгесендә җиңү яулады
11нче мәктәпнең «Хокук тәртибен саклаучы дуслар» («Друзья правопорядка») хокук бозуларны профилактикалау отрядлары Республика бәйгесендә җиңү яулады.
Бәйгене оештыручылар – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, Республика мәктәптән тыш эш үзәге.
Бәйгенең финалы «Дуслык» балалар укыту-сәламәтләндерү үзәге базасында узды.
Зона этабында катнашкан 50 командадан иң яхшы 8 команда финалга чыкты!
Конкурс өч этаптан торды: визит карточкасы, стройда йөрү буенча әзерлек смотры һәм хокук белеме нигезләре буенча тестлаштыру.
Барлык биремнәрне уңышлы үтәп, «Хокук тәртибен саклаучы дуслар» («Друзья правопорядка») командасы беренче урынны алды. Барлык катнашучылар һәм педагогларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
Фото: Учительская. Зеленодольск
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев