Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел үзәнленең «Мах» кушымтасы аша банк картасыннан акчасын урлаганнар

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 31 җинаять теркәлгән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шуларның 26сы – шәһәрдә, 5есе районда булган. 1 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 талау, 20 урлау, 8 мошенниклык булган.

Гагарин урамындагы кибеттән 3279 сумлык товар урлап алып чыгарга ниятләүче 33 яшьлек яшел үзәнлене тоткарлаганнар.

Гоголь урамындагы кибеттән 1644 сумлык товар урланган. Моның буенча Яшел Үзәндә яшәүче 42 яшьлек һәм Васильевода яшәүче 26 яшьлек хатын-кызлар шик астына алынган.

51 яшьлек яшел үзәнле хәбәр итүенчә, билгесез зат аның «Мах» кушымтасы аша банк карталарыннан 6 мең сум акчасын урлаган һәм тагын бер картасыннан 5 меңне дә алмакчы булган.

Мәскәү – Уфа автоюлының 777нче чакрымында тикшерү барышында 50 яшьлек ир йөртүендәге «Хендай Солярис» автомобиле салонында һәм Яшел Үзән шәһәрендәге тайникларда барлыгы 3,39 грамм наркотик матдә табып алынган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев