Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрне һәм шәһәребез кунакларын «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Константин Антипов, Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлый

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары!

Кадерле дуслар!
«ПОЗиС» АҖнең меңләгән коллективы исеменнән сезне дәүләт бәйрәмнәре – Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйбыз!

Бу даталарның, вакыт һәм вакыйгалар арасындагы аермаларга карамастан, уртак фәлсәфәсе бар.
4 ноябрь Россия тарихында, халкыбыз тормышында мәңгегә әһәмиятле булып калачак. Бу бәйрәм безгә туган илебезнең көче бердәмлектә икәнен искә төшерә. Без, россиялеләр, уртак тарихи язмышы һәм уртак киләчәге булган бердәм халык. Барыбызны да Ватанга мәхәббәт, аның данлы традицияләренә хөрмәт, ата-бабаларыбыз­ның бөек казанышлары өчен горурлык берләштерә.
Россия һәрвакыт җиңде, чөнки халык уртак теләк белән берләшеп, Ватанны яклау яки авырлыкларны җиңү өчен югары милли максатлар хакына күтәрелде. Бүген безнең барыбыз өчен дә халык бердәмлеге дәүләтебезнең тотрыклылыгы һәм ныгуының төп шарты булып тора.

Дөньядагы геосәяси хәл безне тагын бер тапкыр уйланырга мәҗбүр итә: бердәмлек кенә җиңүгә китерә һәм Россиянең данын арттыра. Безнең Республика Россия федератив мөнәсәбәтләре системасында аеруча әһәмиятле урын алып тора. 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе заманча хокукый системаның формалашуында мөһим роль уйный, төбәкнең иҗтимагый-сәяси үсешенә уңай йогынты ясый.

Бүген Безнең Татарстан тотрыклы икътисады һәм динамик үсештәге сәнәгать тармагы булган Россия Федерациясенең индустриаль үсеш алган субъекты. Аның күтәрелүенә һәм социаль-икътисади потенциалын ныгытуга безнең данлыклы, ике тапкыр орденга лаек булган завод – декабрь аенда үзенең 125 еллыгын билгеләп үтәчәк ПОЗиС акционерлык җәмгыяте бәяләп бетергесез өлеш кертә.
Безнең POZIS күп профильле заманча предприятие, үзендә зур интеллектуаль һәм техник потенциалны, шулай ук куәтле җитештерү мөмкинлекләрен берләштерә, Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә зур көнкүреш суыткыч техникасы, медицина җиһазлары һәм сәнәгать инжинирингы базарында алдынгы позицияләрне алып тора. Компания перспективалы инновацион проектларны уңышлы тормышка ашыра, югары, фәнни технологияләрне производствога кертә, безнең шәһәрдә социаль программаларны гамәлгә ашыруда актив катнаша.

Дөньядагы хәзерге сәяси һәм икътисади тотрыксызлык шартларында без, Россиянең башка оборона предприятиеләре белән беррәттән, илебезнең куәтен ныгыту өчен махсус продукция чыгарып, бик мөһим дәүләт бурычларын да хәл итәбез.
Һичшиксез, безнең уңышларыбыз һәм казанышларыбызның нигезендә һәркемнең иҗади хезмәте булды һәм булып кала бирә. Без предприятиенең заманча иминлегенә ныклы нигез салган завод ветераннарына рәхмәтле. Аларның эшен компаниянең хәзерге хезмәткәрләре лаеклы дәвам итә һәм профессиональлек, максатчанлык һәм зур гражданлык җаваплылыгы белән аерылып торалар. Завод яшьләре дә артта калмый. Аларның амбициялелеге, яңа, иҗади идеяләре һәм карарлары безнең предприятие, кече ватан һәм илнең иминлеге өчен нигез булып тора.

Кадерле дуслар! Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, Татарстан һәм Россия күпмилләтле халкы файдасына яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез! Бәйрәм белән!

Радик Хәсәнов,
«ПОЗиС» АҖ генераль директоры
Константин АНТИПОВ,
беренчел профсоюз
оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев