Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләргә җылыту сезонына әзерлекнең ничек баруы турында сөйләделәр

Үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин ителүче йортларга 39 котельная хезмәт күрсәтә, бүгенге көндә көзге-кышкы чорга 30 котельная әзер.

Шулай ук социаль-мәдәни тормыш объектларында котельняларда эшләр алып барыла. 255 социаль өлкәнең 214 объекты җылыту сезонына әзер, эшләрнең 84% башкарылган.
Яшел Үзән районында үзәк җылылык белән 704 күпфатирлы йорт бар, шуларның 690ы эшләтеп җибәрүгә әзер.

Җылыту системаларын юып һәм гидравлик сынау буенча эшләр башкарылган, торак йортларда вентиляция каналлары һәм морҗалар тикшерелгән. Моннан тыш, районда 1,9 км җылылык челтәре алыштырылган, бу планның 69%ы.


Агымдагы елның 1 сентябренә кадәр калган объектлар буенча барлык эшләр тәмамланачак.
Исегезгә төшерәбез, күпфатирлы йортларда җылылык тәүлеклек уртача һава температурасы 8 градустан түбән төшсә һәм 5 тәүлек дәвамында югары күтәрелмәсә эшли башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев