Яшел Үзәнлеләр «Ел табибы - Ак чәчәкләр-2025» республика премиясен бүләкләү тантанасында катнаша
Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре баш табиб Рамил Мөхәммәтдинов җитәкчелегендә бүген «Ел табибы - Ак чәчәкләр-2025» республика премиясен бүләкләү тантанасында катнашалар.
Ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә уза һәм Медицина хезмәткәре көнен бәйрәм итүгә багышлана.
Чара ел саен республиканың медицина җәмәгатьчелеген берләштерә. Бу хезмәттәшләр белән аралашу, фикер алышу һәм бер-береңне алдагы һөнәри бәйрәм белән котлау өчен менә дигән мөмкинлек.
Исегезгә төшерәбез, Медицина хезмәткәре көне Россиядә ел саен июньнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
ЦРБ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев