Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел үзәнле акчасын киез итектә саклап харап булган

26 май – 1 июньдә эчке эшләр бүлегендә 44 җинаять теркәлгән.

Шуларның 35е – шәһәрдә, 9ы районда булган. 12 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 талау, 19 урлау, 20 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 очрак теркәлгән.

Фрунзе урамының 5нче йорт подъезды янында 90 яшьлек әбинең муенындагы сумкадан, беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 51 яшьлек хатын-кыз 4100 сум акча талап алган.

Ореховка бистәсенең Изумрудная урамындагы 32нче йортка билгесез зат балкон ишеген каерып кереп, 15 пар аяк киеме һәм Казанда яшәүче 52 яшьлек хатын-кызның киез итеге эченнән 100 мең сум акчасын урлап чыккан. Зыян суммасы – 212 мең сум.

Карамалы Тауда яшәүче 59 яшьлек хатын-кыз хәбәр итүенчә, билгесез зат счетчигын алмаштыру тәкъдиме белән алдап, аның 490 мең сум акчасын урлаган.

Октябрьская урамында наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре беркайда да эшләмәүче 51 яшьлек ирне 0,26 грамм наркотик матдә («метадон») белән тоткарлаган.

Фото: ясалма интеллект прорграммасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев