Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән»гә язылмаган ханым безне «Әйтәм әле» рубрикасына әрләп яза

#әйтәмәле

«Яшел Үзән» редакциясе социаль челтәрләрдә төрледән-төрле бәйгеләрне бик еш уздыра. Менә соңгысы – «Яшел Үзән»не укыйм» дип аталганы турында үз фикеремне җиткерәсем килгән иде. Мулла Иле авылында узган хисап сессиясендә баш мөхәррир чыгышыннан соң күңел кылларым селкенде. Имеш бу бәйгедә газетага язылган кеше генә катнаша ала икән. Тик конкурс башында бу хакта ләм-мим, бер сүз дә әйтелмәде. Фотоларда газетаны тотып төшкән песине дә, бәбине дә, әбине куйдылар. Нишләп кабул иттегез соң аларны? Минем гөнаһсыз балаларым да катнаш­ты. «Яшьлек» коллективындагылар да «Яшел Үзән»гә язылмаган, бездән артта бардылар. «Накрутка» белән алга чыктылар. Кем инде акча түләп, үч итәм дип, алар өчен тавыш санын арттырсын! Сүзем шул: конкурс башыннан ук тәртибен яхшылап аңлатсагыз иде, гаделлек булсын.

Редакциядән: «Яшел Үзән»гә язылмаган ханым безне «Әйтәм әле» рубрикасына әрләп яза! Соң, «ЯҮ» укыйм» хэштегы астында чыккан бәйгедә катнашучының газетага язылган булырга тиешлеге ачык бит инде. Язылмаган килеш, ничек итеп, «укыйм», дип фотога төшәргә була?! Әйе, без бәйгегә барлык фотоларны да кабул итәбез һәм нәтиҗә чыгарганда, иң беренче катнашучының газетаны алдырганлыгы турындагы мәгълүматны почта аша белешәбез. «Яшьлек» коллективының җитәкчесе (безгә фотоны ул юллады) йөз процент язылган. Әйдәгез әле, дуслар, сүз көрәштерми генә киләсе бәйгеләребездә актив булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев