Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндәге хәйрия йөгерешендә меңнән артык кеше катнашачак

3 сентябрьдә Яшел Үзәндә «Кеше приюты» проектының 5 еллыгы хөрмәтенә «Йөгер! Ярдәм ит! Яшә!» дип аталган беренче хәйрия йөгереше узачак.

Анда меңнән артык кеше катнашачак, ә гомуми приз фонды 100 мең сум тәшкил итә. «Кеше приюты» попечительләр советы рәисе Ильяс Гыймадов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Барлык катнашучылар да, яшенә һәм әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, төрле дистанцияләргә йөгерәчәк. Балалар өчен – 500 метрлы, олылар өчен 1,5 һәм 5 километрлы дистанцияләр каралган», - диде Гыймадов.

Йөгерештә катнашучыларны бушлай пылау белән сыйлаячаклар, балалар өчен анимацион программа, бүләк уйнату, бәйгеләр, бүләкләр каралган.

 

«Йөгерештә катнашу өчен символик суммада акча күчерергә кирәк. Җыелган барлык акча мохтаҗларга биреләчәк, - дип искәртте спикер. – Моннан тыш, теләгән һәркем, киемнәр алып килеп, мохтаҗларга тапшыра алачак». Оешманың максаты авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне социаль мохиткә кайтаруга юнәлдерелгән, дип искәртте Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев.

«Кеше приюты» проекты кешеләр өчен кирәкле вакытта булдырылды. Бу – мохтаҗларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән акция. Без җитәкчеләргә башкарган эшләре өчен рәхмәтлебез. Үзебезнең тарафтан әлеге проектка һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез. Яшел Үзәнне өч марафон – йөгерү, чаңгы һәм йөзү – шәһәре дип атыйлар. Шәһәр территориясендә һәрвакыт төрле спорт чаралары уза», - диде Афанасьев һәм быел муниципалитетта 300дән артык спорт вакыйгасы үткәрелүен, аларда 25 меңнән артык кеше катнашуын искәртте.

Биш ел эчендә Татарстанда кайнар ризыкны бушлай өләшү пунктларында мохтаҗларга 1,5 миллионнан артык порция ашамлык бирелгән, 37 мең кеше куну урыны һәм кием-салым белән тәэмин ителгән, дип белдерде «Кеше приютын» гамәлгә куючы Азат Гайнетдинов. «Хәзерге вакытта кешеләргә көненә меңнән артык порция кайнар ризык тараталар, Казан районнарында – 14 павильон, Татарстан буенча 10 мең павильон җәлеп ителгән, - дип өстәде ул. – Без туклану, куну урыны, медицина, юридик ярдәм, эшкә урнаштыру һәм торак мәсьәләләре буенча мохтаҗларга төрле яклап булышлык күрсәтәбез, һәркемгә ярдәм кулы сузабыз. Проектта катнашучыларны шәһәрдә үткәрелә торган өмәләргә җәлеп итәбез, алар шулай ук урам җинаятьләрен кисәтү буенча лекцияләр тыңлый».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев