Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндәге Mir Festта 14 меңнән артык кеше катнашты

Мирный микрорайонында зур вакыйга узды. Биредә «Зеленая долина» паркын ачтылар.

Кунаклар өчен парк буенча экскурсия, балаларга мастер-класслар оештырдылар. Ял итү зонасында теләге булган һәркем шахмат уенына кушыла, ә йорт хайваннары белән йөрү һәм күнегүләр ясау өчен махсус мәйданчыкта этләрне өйрәтү процессын күзәтә алды.

Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, «Ак Барс» легендасы Данис Зарипов, «MIR GROUP» генераль директоры Тимур Егоров катнашты. 

Шул ук исемдәге торак комплекс янәшәсендәге иҗтимагый киңлек Яшел Үзән сәнәгате һәм тарихы үсешенә багышланган.

Паркның озынлыгы – 1,5 км. Биредә 65 ел элек Серго заводында җыелган «Мир» ДХ-120 беренче суыткычының скульптурасы, корабль макеты, сыер, ә икмәк заводына багышланган зонада чәк-чәк урнаштырганнар. Территорияне шулай ук Раифа халкы тарихы, Зөя утравы, XIX гасыр мәгърифәтчесе Каюм Насыйри, Яшел Үзән спортчылары казанышлары турындагы мәйданчыклар бизәп тора.

Тематик участоклар балалар һәм спорт мәйданчыклары белән янәшә тора, мангал һәм шашлыклар әзерләү өчен беседкалы зоналар да җиһазландырылган. Торак комплексы территориясендә «Уникум Land» заманча балалар бакчасы төзелгән.

Сәхнәдә Milana star, T-killah, Iowa чыгыш ясады.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев