Яшел Үзәндәге юл-транспорт һәлакәтендә 8 яшьлек бала зыян күргән
Узган атнада 140 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.
Шуларның 31ендә матди зыян китерелгән. 4 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
Ленин урамында «Шевроле Авеа» автомобилен йөртүче 32 яшьлек хатын-кыз, куркынычсыз йөрү тизлеген һәм дистанция сайлый алмавы сәбәпле, алдыннан барган 37 яшьлек ир йөртүендәге «Черри Тиго» автомобилен бәрдергән. Нәтиҗәдә, «Шевроле»нең пассажиры – 8 яшьлек малай тән җәрәхәтләре алган. Беренче медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң баланы өенә кайтарып җибәргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев