«Яшел Үзәндәге бу кафега бүтән ике аягымның берсен дә атламыйм»
Соңгы вакытта «Әйтәм әле» сәхифәсендә гомуми туклану урыннары турында еш язалар. Мин дә бу уңайдан үз фикеремне җиткерим әле дидем. Күзәтүләрем буенча әйтә алам: күпләр өйдә ризык әзерләми һәм тукланмый.
Атна уртасында кафега кереп сыйланыйм әле дисәң дә, урын юк. Бу ни хәл икән соң? Ялкаулыкмы, әллә вакыт җитмәүме? Аннан, Яшел Үзәндәге кафеларга ни булды икән дип, гаҗәпләнәм. Әллә халыкның күп йөрүеннән, әллә кадрлар җитмәүдән – ризыклары тәмле түгел. Әле кайберләре башка сыймаслык кыйммәт. Узган ялларда дус кызым белән чәй эчеп чыгыйк әле дип, Мирный бистәсендәге яңа туклану урынына кердек. Заказ биргән роллының исеме генә бар, тәме ташка үлчим. Дөгесе авызда кетер-кетер килеп, бөтен тешемә тулды. Халык аз булып, официантлар күп булса да, безгә счетны, сораганнан соң, 15 минуттан гына алып килделәр. Җитмәсә, карта белән түләү проблема, телефон аша күчерергә генә кушалар, монысы да сорау тудыра. Бу бина рестобар исемен йөртә икән, шулай булгач, җисеменә туры килсен иде ул. Бу вакытта администраторның үз вазифасын җиренә җиткереп башкармаган хезмәткәрләрен сүгеп йөрүеннән дә безгә әллә ничек уңайсыз булды. Моны башкаларга сиздерми генә дә эшләргә була бит. Аның каравы бәяләәәре! Казанда да 1800 сумлык салатны еш очрата алмыйсың. Ә монда рәхим итеп аша! Официантлар елмаймый, әйтерсең лә, без аларны монда эшләргә мәҗбүр итәбез. Кыскасы, өеңдә мәтрүшкәле чәеңне кайнар коймак белән эчүең мең кат яхшырак дигән нәтиҗәгә килдем. Бирегә ике аягымның берсен дә атламыйм.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Нинди кафе иде сон бу
0
0