Яшел Үзәндә законсыз рәвештә наркотик матдәле үсемлек үстергән һәм саклаган ир-атны фаш иткәннәр
Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы Брянск өлкәсенең Новозыбков шәһәрендә туган 34 яшьлек кешегә карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплап чыккан.
Суд аны Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 228нче маддәсенең 2нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таба.
Бу ир 2024 елның 1 июненнән башлап 15 ноябрьгә кадәр, үзенең яшәү урыны буенча, Карамалы Тау бистәсенең Чехов урамында урнашкан йорты янындагы җир кишәрлегендә тыелган үсемлек – наркотиклы киндер чәчеп үстерә.
Алга таба, гаепләнүче бу үсемлекне бөтен кагыйдәсен туры китереп җыйган, киптергән һәм үзенә куллану өчен саклаган. Әмма кыңгыр эш барыбер сизелә, бу кешенең алган уңышы турында хәбәр хокук органнарына барып ирешкән.
2024 елның 15 ноябрендә бу ирнең яшәү урыны буенча полиция хезмәткәрләре тарафыннан тентү үткәрелә һәм аның барышында, киптерелеп, куллану дәрәҗәсенә җиткерелгән 226,06 грамм наркотик матдәле үсемлек (марихуана) табыла.
Хөкем ителүче суд утырышында үз гаебен тулысынча таный. Суд аңа 3 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели. Хәзерге вакытта хөкем карары законлы көченә кертелгән.
Менә шулай, бу яшь ир, беренче юлга, киндерне сатарга түгел, ә үзе өчен үстердем дип котылса да, алга таба бу эшчәнлеген дәвам итсә, йә булмаса сата ук башласа, шартлы җәза белән генә калмас. Наркотикларга бәйле гамәлләр өчен җәзалар һәрчак бик каты була. Шуңа күрә, гаепләнүчегә хәзер бакчасында киндер түгел, ә кишер үстерергә туры килмәгәе. Җәзасы түгел, файдасы булыр иде ичмасам.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев