Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә хокук бозучы патруль машинасын бәрдергән

Яшел Үзәндә ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаудан баш тарткан тугызынчы модельле «Лада» йөртүчесе артыннан куа.

Вакыйга Заводская урамында була. Хокук бозучы испекторларның туктарга боерыгын игътибарсыз калдыра һәм юл һәлакәте булырлык хәл тудыра, полицейскийлар өстәмә көч кулланырга мәҗбүр була.
Инспекторларның берсе машинаны туктатырга тырышканда, "Лада" йөртүчесе кинәт газга баса. Полиция хезмәткәре капотка сикерә һәм юлга егыла. "Татар-информ"га билгеле булганча, машина йөртүченең туктарга җыенмавын күреп, ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильгә ут ача.
Шәһәр зираты янында машина йөртүче тупикка юлыга һәм, артка биреп, патруль автомобилен бәрдерә. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре Түбән Карамалының 25 яшьлек һәм Яшел Үзәннең 27 яшьлек кешесен тоткарлый.

Аларның берсе тоткарлау вакытында каршылык күрсәтә һәм полицейскийның күкрәгенә суга. Хәзерге вакытта кулга алынучылар тикшерү астында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев