Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә вәхшиләрчә кеше үтерделәр

02 Эчке эшләр бүлегендә 55 җинаять теркәлгән.

Шуларның 37се – шәһәрдә, 18е районда булган. 24 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 үтерү, 1 көчләү, 2 талау, 24 урлау, 12 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 очрак теркәлгән.

Паратская урамындагы йорт янында күк­рәгенә пычак кадалган 40 яшьлек исерек хәлдәге ир-ат табылган. Аның янына ашыгыч медицина ярдәме чакыртылса да, алар ярдәм күрсәтеп өлгергәнче, ир алган җәрәхәтеннән җан – тәслим кылган. Бу җинаятьне беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 40 яшьлек ир кылган.

Королев урамындагы кибеттән билгесез затлар тарафыннан 19 ноябрьдә – 6915 сумлык ир-ат кроссовкилары, 2 ноябрьдә – 11915 сумлык, 19ында 6665 сумлык товар урланган. Җинаятьчеләрне эзлиләр.

37 яшьлек ир-ат билгесез затларның санкцияләнмәгән кредит алуны туктатырга дигән тәкъдименә ышанып, банкның онлайн кушымтасы һәм банкомат аша 300 мең сум акчасыннан колак каккан.

Әйшәнең Светлая урамында наркоконтроль хезмәткәрләре «Шевроле Нива» автомобилен туктаткан. Йөртүчесе – 37 яшьлек ирдә 242,81 грамм наркотик матдә табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев