Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә ут корбаннары саны арта

Ел башыннан дүрт кешенең гомере янгыннарда өзелде

Фаҗига

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре чаң суга. Ел әле башланды гына һәм шул чор эчендә күпме кешенең фаҗигале үлеме теркәлде.

Искә төшереп узыйк: беренче очрак – 13 гыйн­варда Протопоповка авылындагы шәхси торак йортта сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән ут чыгып, 49 яшьлек ир-атның гомере өзелгән иде.

27 гыйнварда Осиново бистәсендә яшәүче 66 яшьлек ир фатирында янгын чыгу сәбәпле һәлак булды.


Соңгысы менә бу көннәрдә генә теркәлде. 1 февральдә шәһәрнең Мичурин урамындагы торак йортларның берсендә чыккан янгында берьюлы ике кеше – 69 яшьлек ир-ат һәм 76 яшьлек хатын-кыз һәлак булды.

Әлеге очракта янгын сүндерүчеләрне күршеләре чакырта, әмма агач йортны ут тулысынча ялмап алган була инде. Янгын өйнең верандасыннан башланган дип нәтиҗә ясала. Моны веранданың нык януы һәм шулай ук күрше йортның тышкы күзәтү камерасыннан видеоязма да дәлилли. Урынга килеп җиткән коткаручылар утны тиз арада сүндерсә дә, йорт эчендә хәрәбәләр арасыннан тәннәре нык янган ир һәм хатын-кыз мәете табыла.


Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге тикшерүчеләренең беренчел мәгълүматлары буенча, бу янгынның сәбәбе электр җиһазларының төзек булмавы яки тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү булырга мөмкин. Хәзер әлеге янгын факты буенча барлык материаллар Россия Тикшерү комитеты белгечләренә тапшырылган, алар бу эш буенча ахыргы нәтиҗәне ясарга тиеш.

Үз чиратында, га­дәттән тыш хәлләр министр­лыгы хезмәткәрләре халыкка үз торакларында автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырырга киңәш итә. Бу гади приборлар янгынны вакытында ачыклап, хуҗаларга куркыныч турында хәбәр итә алачак. Һәм, әлбәттә, янгын куркынычсызлыгы чараларын истә тотарга, йортның электр хуҗалыгын, җылыту, көнкүреш приборларын күзәтергә, ут белән бик сак булырга кирәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев