Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәннең «Каенлык» паркында «УРАМ» Тур проекты кысаларында спортның экстремаль төрләре буенча кызыклы мастер-класс узды

Яшел Үзән шәһәрендә «УРАМ» Тур җирле бергәлекләрне, экстрим-спорт һәм урам мәдәниятен берләштерә торган проект кысаларында «Каенлык» («Березовая роща») паркында BMX, паркур, самокат һәм скейтта йөрү буенча мастер-класслар узды.

30нчы июль көнне «Каенлык» паркы адреналин һәм актив ял үзәге булды – монда BMX, паркур, скейтбординг һәм самокатларда йөрү буенча масштаблы мастер-класс узды. Әлеге чара трюкларны үзләштерергә һәм динамик шоу белән ләззәтләнергә теләүче дистәләгән катнашучыны һәм тамашачыларны җыйды.

Тәҗрибәле спортчылар җитәкчелегендә яшьләр база элементларын үзләштерде: BMXда сикерде, паркурда каршылыкларны җиңде, скейтта балансировка һәм үзйөрешле борылышларга өйрәнде. Иң кечкенә катнашучылар өчен куркынычсыз тренировка модульләре булган аерым зона оештырылды.

- Безнең максат – спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру. Балаларның үзләрен куркынычсыз шартларда профессионаллар күзәтүе астында сынап карау мөмкинлеге булуы мөһим, – дип билгеләде оештыручыларның берсе. Көннең кульминациясе профиларның күрсәтмә чыгышы булды: велосипедларда трюклар, трамплиннар аша баш әйләндергеч сикерүләр һәм катлаулы паркур-элементлар тамашачыларда көчле алкышлар уятты.

Чара «Татарстанда җәй» республика программасы буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә үткәрелә. Әлеге турның максаты – урам комьюнитиларын сынап карау, кече һәм урта шәһәрләрдә яшьләр мәдәниятенә ярдәм итү, экстрим һәм үз-үзеңне күрсәтү өчен локаль мәйданчыкларны үстерүгә илһамландыру.

Фото: ЯҮМР матбугат хезмәте ВК сәхифәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев