Яшел Үзәндә «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» акция-конкурсының муниципаль этабы узды
Бүген Яшел Үзәннең А.П. Гайдар исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» акция-конкурсының муниципаль этабы узды.
Бу көнне катнашучылар Габдулла Тукай иҗатына кабат әйләнеп кайтты, шигърият аша туган телнең матурлыгын тоеп, илһам алды.
Чыгышларны хөрмәтле жюри:
— Юлия Новикова — ТР ЗМР башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы,
— Светлана Ульданова-Баязитова — Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры,
— Мария Сафина — балалар белән эшләү буенча директор урынбасары, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре,
— Алена Жилкина — шагыйрә, язучы, «Юла» әдәби берләшмәсе җитәкчесе бәяләде.
Чара турында тулырак мәгълүматны газетабызның алдагы санында Рәзилә Хәйретдинованың мәкаләсендә укый алачаксыз, әлегә аның ФОТОРЕПОРТАЖын тәкъдим итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев