Яшел Үзәндә Татарстан урамының 34нче йорты янында, кар көрте эчендә хатын-кыз табылган
03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре бәйрәм көннәрендә барлыгы 1289 чакыру кабул итеп алган.
Шуларның 757се – шәһәрдән, 532се районнан булган. Стационарга 375 кеше китерелгән: 277се – шәһәрдән, 98е – районнан.
Татарстан урамының 34нче йорты янында кар көрте эчендә бөтен тәне өшегән кома хәлендәге 63 яшьлек хатын-кыз табылган. Аны медиклар реанимациягә китергән.
Медикларны Королев урамында эт тешләгән 3 яшьлек кыз янына чакыртканнар. Зыян күргән бала травматологиягә китерелгән.
Степная урамында билгесез кешеләр кыйнаудан баш мие җәрәхәтләнгән 39 яшьлек исерек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән.
Әйшәдә петарда шартлау нәтиҗәсендә 36 яшьлек исерек ир-атның бармакларына нык зыян килгән. Аны башта медиклар Яшел Үзәндәге хирургиягә китергәннәр, аннан соң Казанның 7нче дәваханәсенә алып киткәннәр.
Шәһәрнең Казанская тукталышында бөтен тәне өшегән 44 яшьлек исерек ир-ат табылган. Аны терапиягә китергәннәр.
Фрунзе урамында таудан ватрушка белән шуганда 15 яшьлек яшүсмер җәрәхәтләнгән. Аның аягы сынган булган. Зыян күрүчене травматологиягә алып килгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев