Яшел Үзәндә Татарстан Республикасының «Динамо» җәмгыяте оешуга багышланган чирәмдәге хоккей буенча Бөтенроссия турниры узды
2010 елда туган кызлар арасында ярышлар Маяк спорткомплексында уздырылды.
Турнирда Татарстан Республикасыннан, Краснодар һәм Пермь өлкәсеннән, Башкортостан Республикасыннан, Ростов өлкәсеннән, Екатеринбургтан 12 команда катнашты.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы 2010 - тренеры Юшкова Людмила җиңү яулады, ә «Динамо» РСШОР җыелма командасы тренеры Анастасия Чернова 2 урын яулады.
• Турнирның иң яхшы уенчысы булып Зилә Шиһапова (9нчы лицей, тренеры Людмила Юшкова) танылды;
• Иң яхшы ярымсакчы Ульяна Пашанина (7нче мәктәп, тренеры Анастасия Чернова);
• Команданың иң яхшы уенчысы Милана Сабитова (7нче мәктәп, тренеры Людмила Юшкова)
• Турнирның иң яшь катнашучысы Валерия Борисова (9нчы лицей, тренеры Радик Сабитов).
Спортчыларны һәм тренерларны котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев