Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә талаулар сериясендә шикләнелгән кешене тоткарлаганнар

Яшел Үзәндә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодольск районы буенча бүлегеннән коллегалары белән берлектә элек беркайда да эшләмәгән, талауда шикләнелгән җирле кешене тоткарлаган.

Дежур частька гариза белән Яшел Үзәндә яшәүче өч хатын-кыз мөрәҗәгать итә, алар билгесез кешенең ювелир әйберләрне ачыктан-ачык урлаганын хәбәр итә. Оператив-эзләү чаралары барышында җинаятьләр кылуда 27 яшьлек ир-ат катнашы барлыгы ачыкланган.


Полиция хезмәткәрләре билгеләгәнчә, ир-ат ювелир бизәнү әйберләрен ломбардка тапшырган, ә кергән акчаның бер өлешен үз ихтыяҗларына сарыф иткән. Бу иргә карата җинаять эшләре кузгатылган.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев