Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә спиртлы эчемлекне законсыз саткан хатын-кыз хөкем каршына басачак

Шәһәр прокуратурасы тарафыннан спиртлы эчемлекләрне законсыз сату очрагы буенча җинаять эше судка юлланган. Гаепләнүче – элек тә берничә тапкыр административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылган 62 яшьлек шәһәр кешесе.

Фото: редакция архивыннан

Тикшерү барышында ачыкланганча, әлеге хатын-кыз моңа кадәр дә шундый ук хокук бозулар кылган булуына карамастан, 2025 елның декабрендә үз йортында яшәүче бер кешегә спиртлы эчемлек (спиртлы сыекча) саткан. Бу гамәле өчен ул Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 171.4нче маддәсе, 1нче өлеше (алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрне законсыз ваклап сату) нигезендә гаепләнә.

Җинаять эшен тикшерү барышында гаепләнүче үзенең гаебен тулысынча таныган. Хатын-кызга карата сак чарасы итеп читкә китмәү һәм тиешле тәртип саклау турында язма алынган.

2026 елның 21 гыйнварында расланган гаепләү акты белән җинаять эше шәһәр судына карау өчен җибәрелгән. Хәзер аның язмышын суд хәл итәчәк.

Прокуратура вәкилләре искәрткәнчә, спиртлы эчемлекләрне законсыз сату – җәмгыять өчен куркыныч күренеш, чөнки ул кешеләрнең сәламәтлегенә һәм иминлегенә турыдан-туры зыян китерә. Шуңа күрә, мондый хокук бозулар катгый контрольдә тотыла һәм җавапсыз калмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев