Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә скандинавия йөреше буенча мастер-класс узачак

Шимбә, 25 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә 18 яшьтән 67 яшькә кадәрге яшел үзәнлеләрне «Маяк» спорткомплексына скандинавия йөреше буенча мастер-класска чакырабыз.

Дәресне Татарстанның атказанган табибы Лидия Кадыйрова үткәрәчәк.

Бу чара белән без «Төньяк йөреше - яңа яшәү рәвеше» («Северная ходьба - новый образ жизни») Бөтенроссия проектына старт бирәбез. Керү ирекле!

Спорт костюмнарыгызны киеп, үзегез белән икенче аяк киеме (кроссовка) һәм яхшы кәеф алырга онытмагыз. Шимбә көнне "Маяк"та очрашабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев