Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә шәхси мунча янган

Янгын якшәмбе иртән була.

Яна торган дивар һәм мунча түбәсен хуҗа үзе күреп ала һәм янгын сүндерүчеләрне чакырта.

Якындагы корылмалар һәм торак йорт уттан зыян күрми. Ә менә мунчаның эчке ягы янып бетә. Янгынның гомуми мәйданы 12 м2 тәшкил итә. Хуҗаларның сүзләре буенча, янгын чыгуның сәбәбе – мунча диварындагы электр яктырткычында кыска ялганыш.

Яшел Үзән янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре йорт хуҗаларына йортларда һәм фатирларда электр җиһазларын урнаштырганда һәм эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерә. Электр үткәргечләрнең торышын күзәтергә, төзек булмаган кулдан ясалган приборлардан файдаланмаска, ә өйдән киткәндә электр җиһазларын сүндерергә кирәк.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев