Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы башланды

Яшел Үзән шәһәренең 5нче гимназиясендә 2025 елда Татарстан Республикасында үткәрелүче «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабын ачу тантанасы булып узды. Ул мәктәп укучыларының чыгышлары белән башланды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Чарада Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Шиһапов катнашты. Ул сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, ярышларда уңышлар теләде.

–  Әлеге чараның бүгенге этабында барыгызны да сәламләвемә чиксез шатмын. Катнашучыларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә, сез барыгыз да җиңүчеләр, чөнки төбәк дәрәҗәсенә чыктыгыз.
«Профессионаллар» чемпио­наты – ул югары дәрәҗәдәге һөнәр осталыгының аралашу мәйданчыгы гына түгел, ә үз һөнәренә беренче адым ясау­чылар өчен дә зур мөмкинлек. Әлеге чемпионат киң колачлы һәм ул күп кенә җитештерү, хезмәт күрсәтү тармаклары өчен кызыклы. Аның кысаларында күргәзмәләр һәм презентацияләр уза, ә  катнашучылар һөнәри эшчәнлекләрендә кулланыла торган яңа технологияләр һәм җайланмалар белән таныша алачак.

– 2020 елдан әйләнә-тирә мохитне саклау юнәлеше буенча чемпионатлар уза, әлбәттә, бу бик мөһим. Мәгариф минист­ры билгеләп үткәнчә, барлык компетенция­ләр Россия чемпионатына керә, бу безнең икътисадны үстерү өчен иң перспективалы юнәлеш, – дип азсызыклады ТР экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Ольга Манидичева.

Чемпионатның төп бурычлары:
– Россия Федерациясе субъектлары үзенчәлекләрен исәпкә алып, яңа һөнәри компетенцияләрне булдыру һәм гамәлдәгеләрен үстерү;
– югары һөнәри осталыкка ия һәм аларны эшкә урнаштыруга ярдәм итүче талантлы, перспективалы яшьләрне һәм яшь белгечләрне ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү;
– яшүсмерләр һәм яшьләр арасында иң таләп ителгән эшче һөнәрләрен, компетенцияләрне популярлаштыру;
– урта һөнәри белем бирү сис­темасын үстерү.
Шулай итеп, бәйгедә катнашучылар һәм экспертлар тантаналы рәвештә ант бирде һәм чемпионатының төбәк этабы башланды.

– Хәерле сәгатьтә! Монда сезне кызыклы бәйгеләр белән беррәттән тәҗрибә туплау мөмкинлекләре дә көтә. Һәм әлеге чемпионатның төбәк этабын нәкъ менә безнең гимназиябездә узуына мин чиксез шатмын, – дип ассызыклады 5нче гимназия директоры Гүзәлия Нуриева.

Уңышлар сезгә, бәйгедә катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев