Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Полукамушки» кварталы 2023 елда торгызылачак

Яшел Үзәндә «Полукамушки» уникаль тарихи территориясе буенча төп эшләр 2023 ел дәвамында тәмамланачак.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев кварталның язмышы һәм аны торгызу турында сөйләде.

📌📌"Яшел Үзән үзәгендә урнашкан бу территориянең тарихы бик кызганыч. Ләкин һәрнәрсәнең үз вакыты. Барысы да җимерелгән хәлдә булган вакытлар бар иде», – диде ул. Бүген "Полукамушки"ның беренче линиясе торгызылды һәм тәртипкә китерелде, йортларда кешеләр яши.

"Йортлар торгызылды. Калган биналар да үз хуҗаларын һәм сатып алучыларын табалар. Берничә бина төзекләндерелә һәм реставрацияләнә, һәм тагын берничә йортны без инвесторларга тапшырачакбыз. 2023 ел дәвамында әлеге территория буенча төп эшләрне төгәлләргә планлаштырабыз. Бу шәһәр халкы өчен иң уңайлы, матур һәм яраткан урыннарның берсе булыр дип уйлыйм», – диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев