Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә оперативниклар фатир талау эшен ачкан

Яшел Үзәндә яшәүче 65 яшьлек хатын полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Аның сүзләренчә, билгесез кеше фатирына үтеп кергән һәм аннан документлар, акчалар салынган сумка урлаган. Зыян 20 мең сум тәшкил итә. Ачыкланганча, гариза бирүченең кызы, кибеткә барганда, ишекне ачкыч белән бикләмәгән, чөнки әнисе бу вакытта өйдә булган. Ачык ишектән файдаланып, явыз ниятле кеше фатирга үтеп керә һәм шәхси әйберләрен урлый.

Оператив-эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре шикләнелүченең шәхесен ачыклаган. Ул 46 яшьлек элек хөкем ителгән шәһәр кешесе булып чыга. Ир-ат кылган эшен һәм үз гаебен таныган.

РФ ҖК а п.158 статьясының 3нче өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүчегә карата сак чарасы сайлана.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев