Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Җомга марафоны» узды

Әлеге проектны Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча ТР Рәисе каршындагы комиссия белән берлектә җәмәгатьчелеккә файдалы «Терәк-Опора» хәйрия фонды оештыра.

Чараны Динар Шәймәрданов мөнәҗәт әйтеп башлап җибәрде.

Бу очрашуның нәкъ менә ураза башлануның беренче көнендә узуы очраклы түгел. Бирегә «Гаилә» мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның килүе зур шатлык иде.

– Рамазан аенда шайтаннар богауда, шуңа да яхшылыклар эшләгез, – дип башлады сүзен Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. – Мохтаҗларга булышыгыз, ярдәм итегез, савабы үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтачак. Шулай ук Коръән китабын да укырга онытмагыз. Рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.в) болай ди: «Әгәр дә Коръәнне ачып, бер хәрефен генә укысаң да, кимендә, уразадан тыш, 10 әҗер­­-савабы языла. Әгәр дә уразада укысаң, аның савабы тагын да күбәер.

Хәзрәтнең үтемле, уйландырырлык вәгазен көн дәвамында тыңласаң да туеп булмас мөгаен, ләкин вакыт чикле шул.

Чараның икенче өлешендә, «Динебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләрне, татар теленең мәдәниятен саклап, үсеп килүче буында милли телне формалаштыру һәм хәйрия эшчәнлегендә үз өлешләрен керткән «Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррире Илсөя Садыйкова, Яшел Үзән шәһәре Советы депутаты, «Меценаты» бизнес-берләшмәсе рәисе Ильяс Гыймадов, ТР Дәүләт Советы депутаты Рүзилә Тимергалиева, 9нчы лицей директоры Алия Шаһаева, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Яшел Үзән муниципаль райо­нындагы җәмәгать вәкиле Альбина Динмөхәммәтова бүләкләнде.


– Проектның төп максаты – безнең яшь хәзрәтләребезне вәгазьләрне чиста, матур, саф татар телендә сөйләргә өйрәтү, – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев.

Башка күп проектлар кебек үк, «Җомга марафоны»да нәкъ менә безнең районда башланып китте. Ел әйләнәсе ул Татарстанның 43 районында оештырылачак. Шушындый чараларга дин әһелләре, Ислам диненә һәм татар теленә битараф булмаган халык күбрәк тартылсын иде дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев