Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә наркотик таратучыларны тотканнар

Безнең шәһәр күрше Марий Эл республикасы белән чиктәш булганга, аның уңайлы яклары бик күп, әмма күңелсезлекләре дә булып тора.

Әйтик, күршеләр кунак булып кына түгел, ә җинаятьчел гамәлләр кылу өчен дә килергә мөмкиннәр.


Менә бу көннәрдә генә Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлекчәсе хезмәткәрләре урманлыкта ут күршебездән килгән бер гаилә парын тыелган матдә - наркотиклар белән тоткарлаган.


Алар – 39 яшьлек хатын-кыз һәм 44 яшьлек ир-ат бу кәсепкә акча эшләү максаты белән парлап тотынуларын яшерми һәм хәтта, наркотикларны куя торган урынны да күрсәтә. Андый урыннар «тайник» дип аталып, хәзерге вакытта бик популярлашып та китте. Яшерен урын ясыйсың да, шунда куеп калдырасың һәм бернинди дә кыенлык юк кебек. Әмма законсызлык очрагында барысы да ал да гөл була алмый. Энә өстеннән йөргән кебек. Өстәвенә, наркополицейскийлар да йоклап ятмый.


Моннан тыш, наркотик матдәләр шикләнелүчеләрнең яшәү урынында да һәм алар карамагындагы «Рено» автомобилендә дә табылган. Тайниктан барлыгы 209 грамм метадон һәм 16 грамм мефедрон алынган. Грамм гына булса да, наркотикларга әйләндерсәң бердә аз түгел шул. Җәзасы да күпмедер дәрәҗәдә шул граммнарга һәм миллиграммнарга карап билгеләнә.


Хәзерге вакытта тикшерү органнары тарафыннан әлеге тоткарланучыларга РФ ҖКның 228.1нче маддәсенең 3нче өлешендә (наркотик, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын җитештерү, сату яки алып җибәрү) каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.


Хокук сакчылары белдерүенчә, бу күршедән килгән «кунакларда» табылган наркотик матдә – метадон бик куркыныч, аның белән агулануның күпчелек очрак лары үлем белән тәмамлана. Шуңа күрә һәрберебезгә, наркотикларга үрелгәнче тормышыбызның нинди куркыныч астына куелуын һәм аннан да кадерле нәрсә булмавын онытмаска иде. Наркотиклар кулланып, үзеңнең наркодилерлар өчен товарга әйләнүеңне дә онытырга ярамый. Боларны колакка киртләп куйыйк!


Әгәр сез, наркотикларның законсыз әйләнеше һәм наркопритоннар тоту белән бәйле җинаятьнең шаһиты булсагыз, тәүлек әйләнәсендә 02, 112 телефоннары яки Татарстан Респуб ликасы буенча Эчке эшләр министрлыгының
291-20-02 «Ышаныч телефоны»на мөрәҗәгать итә аласыз. Алынган мәгълүмат тиз арада тикшереләчәк, хокук бозучыларга карата законда каралган чаралар күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев