Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә наркоконтроль хезмәткәрләре тарафыннан 29 яшьлек ир-ат тоткарланган

Эчке эшләр бүлегендә 32 җинаять теркәлгән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шуларның 24е – шәһәрдә, 8е районда булган. 20 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 һөҗүм итү, 12 урлау, 15 мошенниклык, 2 корал табу очрагы, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 факт булган.

Яшел Үзәннең Осипенко урамында бер төркем зат, алдан сүз куешып, салкын корал кулланып, Звениговода яшәүче 20 яшьлек егеткә тән җәрәхәтләре ясаган һәм 70 мең сумлык әйберләрен талаган. Моның буенча 25 һәм 24 яшьлек яшел үзәнлеләр шик астына алынган.

Яшел Үзәндә яшәүче 29 яшьлек ир, онлайн платформа аша товар сатам дип алдап, Әлмәт, Пермь, Киров, Воронеж, Югра, Саров һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләрнең акчасын урлаган. Барлыгы 270000 сумлык зыян китерелгән.

Наркоконтроль хезмәткәрләре К.Маркс урамында 38 яшьлек ирне тоткарлаган. Тикшерү барышында аңардан һәм тайниклардан, сату өчен әзерләнгән наркотик матдәле төргәкләр табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев