Яшел Үзәндә мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасы төгәлләнде
Зеленодольск муниципаль районында мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасының финиш ноктасы куелды.
Соңгы төр буенча — җиңел атлетика эстафетасында — 20гә якын белем бирү учреждениесе көч сынашты.
Гомумән алганда, быелгы Спартакиадада 45тән артык коллектив катнашты. Бу укытучыларның спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә никадәр зур игътибар бирүен күрсәтә.
Тиздән барлык төр ярышлар буенча гомуми нәтиҗәләр чыгарылачак һәм мәктәпләр, балалар бакчалары арасында җиңүчеләр билгеләнәчәк. Мондый чаралар педагогларның корпоратив рухын ныгыта, үзара тәҗрибә уртаклашу һәм дуслык җепләрен бәйләү өчен менә дигән мәйданчык булып тора.
Барлык катнашучыларны котлыйбыз! Спорт — ул хәрәкәт, ә хәрәкәт — тормыш!
ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев