Яшел Үзәндә «Күрше Фабрикасы» проектының таныштыру воркшопы узды
30 июль көнне «Порт» мәдәни үзәгендә «Күрше Фабрикасы» проектының чираттагы этабы узды.
Ул үз идеяләрен үстерергә һәм иҗатлары белән уртаклашырга әзер булган осталарны, һөнәрчеләрне, төрле буын вәкилләрен бер мәйданга җыйды.
Биредә катнашучылар очрашып, тиздән Яшел Үзән халкына Зур Гаилә маркеты кысаларында тәкъдим итәчәк эшләре белән таныштырдылар.
Воркшоп барышында осталар кул эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр: авторлык бизәнү әйберләре, уенчыклар, табигый косметика һәм сабын, текстиль эшләнмәләре, агачтан һәм күннән ясалган әйберләр, үзләре җитештергән азык-төлек, файдалы снеклар, өй ризыклары һәм башка бик күп продукция.

Алда узачак маркетка әзерлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. АНО ДПО «Эшмәкәрлек мәктәбе» җитәкчесе Рүзилә Тимергалиева һәм «Синяя птица» балалар үзәге директоры Альбина Динмөхәммәтова катнашучылар өчен шәхси консультацияләр үткәрделәр, проектларын тәкъдим итүне камилләштерергә ярдәм иттеләр, шулай ук сәүдә урыннарын бизәү, продукцияне төргәкләү һәм сатып алучылар белән нәтиҗәле аралашу буенча киңәшләр бирделәр.
Мондый очрашулар катнашучыларга үз проектларын камилләштерергә генә түгел, фикердәшләр табарга, тәҗрибә уртаклашырга һәм алга таба үсеш өчен кирәкле гамәли белемнәр алырга да мөмкинлек бирә.

Яшел Үзән халкын «Күрше Фабрикасы» проектының Гаилә маркетына чакырабыз!
Кайчан: 22 август.
Ничәдә: 11:00–14:00.
Кайда: «Каенлык» скверы янындагы мәйданчык.
Сезне көтә:
- җирле осталарның кул эшләнмәләре ярминкәсе;
- балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар;
- концерт программасы;
- бөтен гаилә өчен иҗади мәйданчыклар;
- күршелек һәм алмашу зонасы, анда һәркем китаплар, үсемлекләр, өйдә әзерләнгән ризыклар һәм башка файдалы әйберләр белән уртаклаша алачак.
Проектта катнашучыларны теркәү: https://forms.gle/kf3NRp7TbdrtrRz28
Яшел Үзәндә Күршелек һәм гаилә иҗаты фестивале Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән «Күрше» фестивале кысаларында гамәлгә ашырыла.

Проектның партнерлары:
- АНО ДПО «Эшмәкәрлек мәктәбе»;
- «Синяя птица» балалар үзәге;
- «Березка» төзелеш материаллары кибете.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев