Яшел Үзәндә кулканатлар төркеменә караган сирәк җәнлеккә тап булганнар
Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы Раифа территориясендә ярканатларны планлы исәпкә алу барышында белгечләр Татарстан Республикасы өчен яңа биологик төр – Кече нетопырьгә тап булган.
Белгечләр канатлы фауна вәкилен тикшергәннән соң, табигый тирәлеккә кайтарган.
Ярканатларның бу төре иң вак тычканнарның берсе булып санала, аларның канат киңлеге нибары 18 см, тән массасы 5 грамм чамасы. Табыш Татарстан һәм тыюлык өчен бик тә уникаль. Моңа кадәр моннан 30 ел элек республикабызның Раифа территориясендә нетопырьгә охшаш 1 генә гладконос ярканатын очраталар.
Әлеге ярканатны бик сирәк төргә кертәләр. ТР Кызыл китабының соңгы редакциясендә аңа I категория - иң «авыр» сирәк очрый торган җәнлекләр категориясе бирелгән. Ул юкка чыгучы хайваннар рәтендә.
Татарстанда моңарчы ярканатның әлеге төре бер тапкыр да очрамаган.
Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев