Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә К.Насыйри исемендәге рухи-агарту үзәге яки полилингваль мәктәп төзелә

Шәһәребездә Әлеге уку йортының үзенчәлеге нидә һәм ул башка мәктәпләрдән кайсы ягы белән аерыла? Шушы һәм башка сорауларга ачыклык кертер өчен журналистларны әлеге кызыклы проект белән таныштырдылар.


Мәктәп 500 укучыга исәпләнгән
4,9 мең кв. метр мәйданны били

Татарстанда тиңе булмаган яңа уку йортын төзү 2024 елның сентябрендә башланды, аны 2026 елда куллануга тапшыру планлаштырыла. Идея авторлары – эшмәкәр, «Меценатлар» бизнесменнар җәмгыяте рәисе, шәһәр советы депутаты Ильяс Гыймадов һәм «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин.

«Җәмигъ» мәчете территориясендә мәктәп яки мәдрәсә салу идеясе күптәннән бар иде. Балаларга тиешле тәрбия бирү – ул Исламның бер өлеше булып тора. Мәккәгә барган һәм намаз укыган саен әлеге проектны тормышка ашыру өчен хәерле бәндәләр бир, дип сорый идем. Узган ел ахырында мәчет территориясендә «Чишмә» проектын гамәлгә ашырдык. Шулчакта сезнең төзелеш буенча тәҗрибәгез бар, дип, Ильяс Гыймадовка мөрәҗәгать иттем. Проекты әзер һәм төзелешкә рөхсәт алынган иде. Бары финанс мәсьәләсенә генә килеп төртелдек. Ильяс әфәнде «булышабыз» дип, канатландырды. Әле бер ай элек кенә бу урында зур чокыр иде. Бүген эш күзгә күренеп арта.
Мәчет каршында төзелүче мәктәпнең үзенчәлеге шунда: дөньяви белем белән рухи гыйлем дә биреләчәк.

– Укыту дүрт – татар, рус, гарәп һәм инглиз телендә барачак. Укучылар өстәмә кытай яки испан телен сайлый алачак. Уникаль программа нигезендә белем алачаклар. Уку ике сменада оештырылачак, 4нче сыйныфтан соң малай­лар һәм кызлар аерым укыя­чак. Төп игътибар сәла­мәт­леккә, әхлакый тәрбиягә һәм икътисади белемгә юнәлте­ләчәк. Мәчет янәшәсендә булгач, балалар азан тавышын ишетеп, тәнәфестә намаз укырга да йөри алачак. Менә монысы иң мөһим күрсәткеч, – дип белдерде Ильяс Гыймадов.

Тагын бер үзенчәлеген әйтми мөмкин түгел: биредә Яшел Үзән балалары гына түгел, ә бөтен республикадан килүчеләр дә укый ала. Интернатта яшәү мөмкинлеге тудырылачак. Иң яхшы кадрларны җәлеп итәргә телиләр һәм аларны торак белән тәэмин итү нияте бар. Белем алу түләүле булачак һәм сәләтле балалар өчен грантлар системасы гамәлгә керәчәк. Балалар мәктәпкә сайлап алу юлы белән генә алыначак.

Мәктәп төзелеше белән район башлыгы Михаил Афанасьев та даими танышып тора. «Әлеге идеяне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да хуплады. Эшләр, күргәнегезчә, бара. Халык та ярдәм итә, без дә кулыбыздан килгәнчә булышачакбыз», – диде ул.

Рухи-агарту үзәге (поли­лингваль мәктәп) хәйриячеләр, эшмәкәрләр һәм үсеп килүче буынның киләчәгенә битараф булмаган кешеләр ярдәме белән төзелә. Сәдака буларак әлеге проектка 100 яки 1000 сум күләмендә матди ярдәм бирәсез икән, димәк сез, берничә гасырга җитәрлек мәктәп төзелешенә, бер кирпеченә булса да, өлешегезне кертеп, Аллаһ каршында савап алдыгыз дигән сүз.


Мәктәп төзелешенә үз өлешен кертергә теләүчеләр өчен реквизитлар:
Ак Барс банк карта номеры:
4244 3881 2908 6218

Түләү җибәргәндә: «Пожертвование на строительство школы при мечети «Джамиг» дип язарга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев